Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан табиблары Covid-19 белән авырган ике кешене дәвалап терелткән
Дәваланганнан соң ике пациентта да коронавируска тест тискәре нәтиҗә күрсәткән.
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Казандагы Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән Covid-19 коронавирусы белән авырганнан соң терелгән ике пациентны өйләренә чыгарганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Бүген Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән ике кеше чыгарылган, дәваланганнан соң тест тискәре нәтиҗә күрсәткән. Ике кеше дә үзләрен яхшы хис итә», — диде Лилия Галимова.
Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыруның 16 яңа очрагы теркәлгән, республикага алар барысы да диярлек чит илләрдән кайткан. Төркия, Франция, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Израиль, Доминикана, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кайткан кешеләрне хастаханәгә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз