news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан табиблары чаңгыда узышты

Кичә Казанда “Россия чаңгы юлы - 2010” Бөтенроссия чаңгы ярышы старт алган иде. Анда Төбәкара клиника-диагностика үзәге табиблары да катнашты

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”). Кичә Казанда “Россия чаңгы юлы - 2010” Бөтенроссия чаңгы ярышы старт алган иде. Әлеге спорт чарасы Казанда инде алтынчы тапкыр уздырыла. Анда Төбәкара клиника-диагностика үзәге табиблары да катнашты, дип хәбәр итә клиниканың матбугат хезмәте.
Ярышлар ТР Эчке эшләр министрлыгы базасында узды. Чаңгы юлы озынлыгы 2013 метр иде. Клиника табиблары арасында беренче булып 2-нче кардиохирургия, анестезиология һәм реанимация бүлекләрендә эшләүче ир-атлар килде. Алар артыннан абдоминаль хирургия, физиотерапия, баклаборатория, кан тамырлары хирургиясе һәм диагностика белән дәвалауның рентген-хирургия ысуллары бүлекләреннән хатын-кыз табиблары да калышмады. Барлык катнашучылар ярышлардан күтәренке кәеф белән кайтып китте.


news_right_1
news_right_2
news_bot