news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан табиблары алты яшьлек баланың каш өстендә чыгып торган шешен кисеп алган

Республика балалар клиник хастаханәсенең офтальмология бүлегендә табиблар 6 яшьлек малайның битендә каш өстендә чыгып торган шешне кисеп алган.

Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Баланың ата-анасы табибларга мөрәҗәгать иткән һөм улларының каш өстендә кечкенәдән бер шеш булуын әйткән. Магнит-резонанс томография һәм башка тикшерү процедураларын уздырганнан соң, табиблар шешне хирургия юлы белән алу турында карар кабул иткән. Операцияне бүлек мөдире Фәрит Гыйльманов уздырган. Шеш тамырыннан кисеп алынган. Операция уңышлы узган. Хәзерге вакытта бала табиблар күзәтүендә. Аның хәле тотрыклы дип бәяләнә, тернәкләнү процессы уңышлы уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot