news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан төзелеш университетында югары уку йортлары өчен татарча “Физика” китабы нәшер ителде

15 февральдә 12.00 сәгатьтә Казан төзелеш университетының Мәгълүмати-мәгариф киңлегендә (3 нче бина, 1 нче кат)"Физика" китабын тәкъдим итү була.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында югары уку йортлары өчен татар телендә яңа “Физика” китабы басылып чыкты. Бу хакта уку йорты ректораты хәбәр итә.

Татар телендә югары уку йортлары өчен басылган яңа “Физика” китабының авторлары - Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты мөгаллимнәре. Алар - уку йортының механика кафедрасы доценты Р.А.Шакирҗанов, физика кафедрасы профессоры Р.К.Сафиуллин, физика кафедрасы доценты А.М. Хәкимов, физика кафедрасының элеккеге җитәкчесе Р.Г.Яхин.

Уку әсбабы 300 биттән һәм өч бүлектән тора. Аның беренче бүлегендә - лекцияләр курсы, икенчесендә – җаваплары белән мәсьәләләр җыентыгы һәм өченчесендә татарча-русча һәм русча-татарча физика терминнары бирелгән.

Дәреслек авторларының берсе, төзүчесе һәм мөхәррире Р.А.Шакирҗанов татар телендә нәтиҗәле фәнни-педагогик эшчәнлеге өчен 2017 елда Татарстан Республикасы грантына лаек булды.

15 февральдә, пәнҗешәмбе көнне, 12.00 сәгатьтә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының яңа Мәгълүмати-мәгариф киңлегендә (3 нче бина, 1 нче кат) әлеге татар телендә басылган “Физика” дәреслеген тәкъдим итү була. “Кызыксынучыларны көтеп калабыз”, дип җиткерә уку йорты ректораты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100