Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан тәҗрибәсе 2017 нче елда Ашхабадта узачак V Азия уеннарына әзерлек барышында бик кирәк
17-20 гыйнварда Казанда Төркмәнстан делегациясе булган
(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2017 нче елда Ашхабадта ябык биналарда һәм сугышчан сәнгать буенча узачак V Азия уеннарына әзерлек барышында Каәан тәҗрибәсенә ихтыяҗ зур. 17-20 гыйнварда Казанда Төркмәнстан делегациясе булып китте, дип хәбәр итә Спорт проектлары Башкарма дирекциясе матбугат хезмәте.
Делегация составында – уеннарга әзерлек буенча башкарма комитет рәисе Даянч Гулгельдиев, Төркмәнстан Милли Олимпия комитеты генераль секретаре Азат Мурадов, Төркмәнстанның профильле министрлыклары вәкилләре.
Визит программасы кысаларында, делегатлар Kazan-Arena стадионында, Су спорты сараенда, “Ак Барс” кара-каршы көрәш сараенда, Гимнастика үзәгендә, Казанның Теннис академиясендә,Үзәк стадионда, “Санкт-Петербург” волейбол үзәгендә, Универсиада авылында булган. Алар белән ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов очрашкан.
“Без Казанда Универсиада һәм башка киңкүләм ярышларны уздыру аша тупланган мирасны өйрәнәбез. Без күргәннәрдән таң калдык һәм бу тәҗрибәнең үзебез өчен файдалы булачагын аңладык. Безнең өчен Татарстан һәм Төркмәнстан традицияләре эчтәлеге ягыннан якын булуы мөһим”, - дип белдергән Даянч Гулгельдиев.
Казанның спорт өлкәсендәге халыкара проектлары турында делегация вәкилләренә Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров сөйләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз