news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан “Төнге велофест”ты катнашучылары сезонны 30 чакрымлы маршрут белән төгәлләде

Спортчылар Иске Татар бистәсе, Елга порты, “Казан” гаилә үзәге, Ирек мәйданы һәм Казан Кремле яныннан узды.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Казанда кичә төнлә берничә йөз велосипедчы башкала урамнарыннан 30 чакрымлап юл узды. Шуның белән алар рәсми рәвештә быелгы велосипед сезонын япты. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе порталында хәбәр ителә.

Спортчылар һәм спорт сөючеләр Иске Татар бистәсе, Елга порты, “Казан” гаилә үзәге, Ирек мәйданы һәм Казан Кремле яныннан узды.

Башкалада узган икенче “Төнге велофест” темасы ”Кунакчыл Казан” дип аталды.

Башта велосипедчылар төнге сәгать 10да Беренче май мәйданына җыелды. Мәйданда күңел ачу программасы, уеннар һәм кайнар чәй белән сыйлану оештырылган иде.

Велофестка Казан шәһәре Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова да кушылды.

Велосипедчылар барлыгы 800ләп кеше булды. Аларга юл уңаенда яңа катнашучылар да өстәлә торды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100