news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан сынлы сәнгать училищесында Айрат Хәмидуллинның шәхси күргәзмәсе ачылды

Казан сынлы сәнгать училищесында Айрат Хәмидуллинның шәхси күргәзмәсе ачылды

Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесының Карл Маркс урамындагы бинасында танылган рәссам һәм педагог Айрат Хәмидуллинның күргәзмәсе ачылу тантанасы студентлар өчен осталык дәресе булды.

«Сез шушы эшләр белән илһамланып тиздән җәйге плэнерга чыгарга һәм иҗат итәргә тиешсез», - диде училище директоры Ольга Гыйльметдинова студентларга.

Күргәзмә «Җәйге Казан буйлап йөреп кайту» дип атала һәм анда рәссамның җәйге Казан сурәтләнгән 29 эше куелган. Җәйге сессия тәмамлангач студентларның практикасы да нигездә шушы урыннарда – Лядской һәм шәһәр үзәгендәге башка бакчаларда, шушы тирәдәге ишегалларында үтәчәк.

Ольга Гыйльметдинова рәссамның эшләре үрнәгендә җәйге пейзаж язу серләрен, аерым алганда күләгәләр белән эшләү мөмкинлекләрен, композиция үзәген сайлау осталыгын аңлатты.

«Илһам килеп сикереп торган иҗат кешеләре турында кинолар караган булсагыз, болар чын түгел. Илһам ул эш барышында килә», - диде Айрат Хәмидуллин студентларга.

«Иң мөһиме – гаҗәпләнә белегез! Гаҗәпләнми башлагансыз икән, димәк, сез картайгансыз», - дип киңәшләрен бирде ул укучыларына.

Әлеге күргәзмә Айрат Хәмидуллинның сигезенче персональ күргәзмәсе. Бу аның әлеге бинадагы беренче күргәзмәсе.

Күргәзмә 17 июньгә кадәр эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100