news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Суворов училищесы 70 еллык юбилеен бәйрәм итте

Әлеге вакыт эчендә ул 12 меңнән артык суворовчы әзерләп чыгарган

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). Бүген Казан Суворов хәрби училищесына 70 ел тулды. Юбилей хөрмәтенә үткәрелгән бәйрәм чараларында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ оборона министрының беренче урынбасары Валерий Герасимов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Коры җир гаскәрләре баш командующие урынбасары Виктор Лизвинский һәм дәрәҗәле башка кунаклар катнашты.

Училищены 1973 нче елларда тәмамлаган Валерий Герасимов үзенең чыгышында уку йортының тарихына кагылды. "1944 елда оештырылган училище, педагоглар һәм офицер-тәрбиячеләрнең кайгыртуы, игътибары һәм күңел җылысын бирүе ярдәмендә ата-аналары Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган, Ватан өчен тылда хезмәт иткән малайлар өчен туган йорт, батырлык мәктәбенә әверелгән", - диде ул.

Герасимов билгеләп узганча, хәзер дә суворовчыларда Ватанга тугрылык, батырлык, кыюлык һәм фидакарьлек тәрбияләнә. Ул шулай ук, РФ Кораллы көчләр Югары баш командующиенең 19 сентябрь көнне имзаланган указы белән, Казан Суворов училищесының Мактау грамотасы белән бүләкләнүен әйтте.

"Бүген сезгә - җитмеш ел. Бу бик зур һәм кабатланмаслык юл", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында. Аның сүзләренчә, училище 66 чыгарылыш әзерләгән, 12 мең кеше укып чыккан, аларның 50 се генерал, ә меңләгәне Россия армиясе офицеры булган. "Бөтен чорда Казан Суворов училищесында тәрбияләнүчеләр үзләренең анты һәм бурычына тугры калды, батырлык күрсәтте", - дип белдерде Мөхәммәтшин һәм училище хезмәткәрләренә һәм суворовчыларга сәламәтлек, бәхет һәм аяз күк йөзе теләде.

Моннан тыш, ТР Дәүләт Советы Рәисе ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлау хатын укыды.  Тантана барышында училищеның кайбер хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм хәзерге суворовчылар һәм училище ветераннары катнашында тантаналы марш белән тәмамланды.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100