news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан Суворов хәрби училищесында беренче курс студентларына погоннар тапшырылды
Бүген барлыгы 40 яшүсмер суворовчы булды
Скопировать ссылку
(Казан, 31 октябрь, “Татар–информ”, Эмма Ситдыйкова). Бүген Суворов хәрби училищесында тантаналы чара узды – беренче курста укчы 40 яшүсмергә погоннар һәм суворовчы таныклыклары тапшырдылар.
Әлеге чарага аларның әти–әниләре, шулай ук мактаулы кунаклар – Бөек Ватан сугышы ветераннары Борис Кузнецов һәм Клавдий Шестаков килде.
Быел училищега керүчеләрнең барысы да – ятимнәр. “Россия оборона министрының боерыгы шундый иде, – диде журналистларга училище башлыгы Александр Бородин. – Мин моны дөрес позиция дип саныйм, Суворов училищесы бюджет хисабына яши, шунлыктан анда ятимнәр һәм хәрбиләрнең балалары укырга тиеш”.
Училище башлыгы беренче курста белем алучыларны нәкъ менә Казан Суворов училищесын сайлап алулары белән тәбрикләде. “Бу – сезнең беренче җиңүегез, алда мондый җиңүләр тагын булачак. Бары тик яхшы билгеләренә генә укыгыз”, – диде ул.
Погоннар тапшыру – суворовчылар тормышында мөһим вакыйга. Бу көнгә алар яхшылап әзерләнә. Училище җитәкчелеге аларга бер атнага туганнары янына кайтып килергә рөхсәт бирде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot