Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан сурәтләнгән иң яхшы рәсем авторына 120 мең сум акча вәгъдә итәләр
«Саумы, Казан!» бәйгесенә гаризалар 15 июльгә кадәр кабул ителә.
Казан мэриясе 15 июльгә кадәр рәссамнардан «Саумы, Казан!» бәйгесенә гаризалар кабул итә.
Гаризалар дөньяның теләсә кайсы урынында яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк авторлардан кабул ителә. Иң мөһиме, рәсемдә Казан сурәтләнгән булсын. Жюри эшләрне ике яшь категориясендә – 35 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән өлкәнрәк, ике юнәлеш буенча – рәсем сәнгате һәм графика буенча бәяләячәк. Җиңүчеләр беренче урын өчен – 120 мең сум, икенче урын өчен – 100 мең сум, өченче урын өчен – 80 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак.
Казан шәһәре башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон бәйге нәтиҗәләре буенча 12 җиңүче - өч урынга дүртәр кеше чыгачагын әйтте. Җиңүчеләрнең эшләре шәһәр көненә багышланган күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк.
Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны 15 июльгә кадәр saumykazan@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк.
«Саумы, Казан!» бәйгесе беренче тапкыр 2021 елда үткәрелгән. Ул вакытта әдәби әсәрләр кабул ителгән. Быел Казан хакимияте рәссамнарга игътибар бирергә булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз