Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан сурәте төшкән купюра барлыкка килергә мөмкин
Яшь гвардиячеләр яңа купюрага Казан сурәтләрен тәкъдим иткән
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). "Яшь гвардия" киләсе елда әйләнешкә керәсе яңа купюраларның берсендә Татарстан башкаласының бер истәлекле урыны сурәтләнсен өчен имзалар җыю башлады. Бу хакта "Бердәм Россиянең Яшьләр гвардиясе"нең төбәк штабы хәбәр итә.
"Мең елдан артык тарихы булган Казан Үзәк банкның яңа банкнотасында пәйда булырга лаек, - ди "Бердәм Россиянең Яшьләр гвардиясе"нең төбәк штабы җитәкчесе Динар Бариев. - Без берничә объект сурәтен - Кол Шәриф мәчете, Казан Кремле, Сөмбикә манарасы һәм "Казан" Гаилә үзәген тәкъдим итәбез".
твоя-россия.рф сайтында Казан өчен тавыш бирергә һәм шәһәр объектлары арасыннан башка вариантларны күрсәтергә була. Тавыш исәпкә алынсын өчен социаль челтәрләр яки СМС аша авторизация үтәргә кирәк. Купорюларда пәйда булуга дәгъва кылган шәһәрләргә сайтның интерактив картасында пәйда булыр өчен 5 мең тавыш җыярга кирәк.
"Әлегә картада Казан юк. Без барлык активистларны, танышларны һәм битараф булмаган барча кешене тавыш бирергә чакырабыз. Без җиңәргә телибез", - дип белдерәләр "Бердәм Россиянең Яшьләр гвардиясендә".
Искәртеп узабыз: 200 һәм 2000 сумлык яңа купюралар әйләнешкә 2017 елда керәчәк. Аларның дизайны иҗтимагый фикер алышулар нәтиҗәсендә сайланачак.
(Гөлшат Ганиева тәрҗемәсе).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз