news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан судьясы Херсон өлкә судында яңа вазифага билгеләнде

Кичә Казанның Вахитов район суды коллективы судья Айрат Галләмовны Херсон өлкә суды судьясы вазифасына билгеләнүе белән тантаналы рәвештә котлады.

27 сентябрь көнне Россия Президенты Владимир Путин Галләмовны Херсон өлкә суды судьясы вазифасына билгеләү турында карарны имзалады. Әлеге карар суд сайтында дөнья күргән.

Айрат Галләмов 1993 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. 1993 елның октябреннән 2012 елның декабренә кадәр прокуратура органнарында эшли. Аннары Казанның Вахитов район суды судьясы итеп билгеләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot