news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан суды тикшерүчеләрнең Мусинны кулга алу үтенечен тикшерәчәк

Судта "үз вазифасыннан файдалану яисә аеруча зур суммада урлаушу" маддәсе буенча Р.Мусинның эше каралачак.

Казан суды тикшерүчеләрнең Мусинны кулга алу үтенечен тикшерәчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Бүген Совет районы суды “Үз вазифасыннан файдаланып яисә аеруча зур күләмле сумманы урлау” маддәсе буенча Р. Мусинның эшен тикшерәчәк, дип хәбәр ителә район суды сайтында.

Әлегә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсендә, Татарстан Республикасы прокуратурасында алда искә алынган Р. Мусинның "Татфондбанк" башлыгына катнашы бармы, юкмы булуы хакында мәгълүматны расламадылар да, кире дә какмадылар.

Шул вакытта Совет районы суды матбугат сәркатибе Айгөл Шабняева 20 февраль көнне судка Р.Р. Мусинга карата эш килүе турында хәбәр итте.

“20 февраль көнне Совет район судына “Үз вазифаларыннан файдаланып, аеруча зур сумма урлау” маддәсе буенча җинаять эше килде. Гаепләнүче буларк эштә Р.Р. Мусин үтә. Аның “ТФБ Финанс” инвестицияләү компаниясендәге акча урлау эшенә бернинди катнашы юк. Бу башка эпизодлар буенча җинаятьтә гаепләнә”, – дип сөйләде Айгөл Шабняева.

Аннан алда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Тикшерү буенча баш идарәсе "ТФБ Финанс" инвестицияләү компаниесендә акча урлау эше буенча ПАО “Татфондбанк” идарәсе рәисе урынбасары Сергей Мещановны эзләүгә игълан иткән иде. Аңарчы «Татафондбанк» идарәсе рәисе урынбасары Вадим Мерзляков, “ТФБ Финанс” инвестицияләү компаниясенең ике хезмәткәре һәм җитәкчесе кулга алынган.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе тикшерүчеләре әйтүенчә, турыдан-туры банк җитәкчелеге катнашы белән “ТФБ Финанс” “Табыш инвестицияләр” һәм “Табыш инвестицияләр Плюс” продуктлары эшләнгән. Алар "Татфондбанк" кертемчеләрен акчаларын шунда күчерергә өндәгән. Алар исә кертемчеләрне иминиятләштерү буенча Агентлыкның иминиятләштерү суммасы белән капланмаган.

Татарстанның эшке эшләр органнарына “ТФБ Финанс” инвестицияләү компаниясенең ышаныч идарәсенә тапшырган акчалар юкка чыгу факты буенча 100дән артык гариза килгән. Якынча зыян күләме 90 млн. сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100