Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан суды телефон мошенниклары төркемен 23 елга колониягә хөкем итте
Бүген Казанның Совет район судында мошенниклыкта гаепләнүче дүрт яшь кешегә хөкем карары чыгарылды. Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүчеләр корбаннарга шалтыраткан, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган һәм смстан кодны атауларын сораган. Шуннан соң корбанның счетыннан бөтен акчасы югалган.
Җинаять эшендә барлыгы алты кеше: Динар Хисмәтулин, Антон Бузыцкий, Шәмси Мамедов, Владислав Бондарь, Владимир Короленко һәм Тимур Мөхсидинов. Әмма Владимир Короленко һәм Антон Бузыцкий эшләрен аерым производствога бүлеп чыгардылар, чөнки алар Саклану министрлыгы белән контракт төзеделәр һәм махсус операция зонасына киттеләр.
Шулай итеп, эскәмиядә дүрт гаепләнүче калды. Дүртесен дә гаепле дип таптылар: Динар Хисмәтуллинны – 6 ел 8 айга, Шәмси Мамедовны – 6 ел 6 айга, Владислав Бондарьны – 3 ел 8 айга, Тимур Мөхсидиновны 6 ел 6 айга хөкем иттеләр. Гомумән алганда, бөтен төркем 23 ел һәм сигез айга гомуми режимлы колониягә хөкем ителде.
Шулай ук суд зыян күрүчеләрнең гражданлык дәгъваларын өлешчә канәгатьләндерергә карар чыгарды һәм гаепләнүчеләрне урланган әйберләрне кире кайтарырга мәҗбүр итте. Барлыгы эштә 11 зыян күрүче, аларга яшьләр хәзер 16 млн 42 мең сум тиеш. Казанлыларга кайтарылырга тиешле зыянның иң зур суммасы – алар Пермь краенда яшәүче Валентина Нечаева счетыннан урлаган. Аның счетыннан улы махсус операциядә һәлак булганнан соң 12 млн 680 мең алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз