news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан су полосы буенча ир-атлар арасында Дөнья лигасы суперфиналын кабул итәргә мөмкин

Россиянең Су полосы федерациясе ярышларны Татарстан башкаласында уздыру өчен гариза биргән.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан быел су полосы буенча ир-атлар арасында Дөнья лигасы суперфиналын кабул итәргә мөмкин. Инде тиешле гариза бирелгән, дип сөйләгән «Р-Спорт» агентлыгына Россиянең Су полосы федерациясе президенты Алексей Власенко.

Суперфинал 20-25 июнь көннәрендә үткәрелергә тиеш.

Шуның белән бергә Россия «стратегик уйланулардан чыгып», синхрон йөзү буенча 2017 елдның дөнья сериясе этабыннан баш тарткан. Ул да шулай ук Казанда май ахырында узарга мөмкин иде. Алексей Власенко сүзләренчә, әлеге карар Халыкара олимпия комитеты карарларына бәйле түгел. Ул беренче чиратта өй ярышларында көчле составны чыгарып булмау белән бәйле.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot