news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан» су асты көймәсе сурәтләнгән картина ТАССРның 100 еллыгына Казанда күрсәтелә

Су асты көймәсе 30 елдан артык Россия Хәрби-диңгез флотында хәрби кизүдә торган, 2010 елда су асты корабы рубкасы Казанның Җиңү паркында урнаштырылган.

«Казан» су асты көймәсе сурәтләнгән картина ТАССРның 100 еллыгына Казанда күрсәтелә
https://tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Соңгы командиры, 1нче ранг капитаны Игорь Кравцов иҗат иткән «Казан» атом су асты көймәсе картинасын ТАССРның – 100 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Казанда оештырылган күргәзмәдә тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

1нче ранг капитаны, танылган рәссам Игорь Кравцов «Казан» су асты көймәсе картинасын быел иҗат иткән. «Әлеге картина Петербург рәссамнарының ТАССРның – 100 һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган уртак күргәзмәсендә урын алачак. Күргәзмә республика вәкиллеге ярдәмендә Татарстанда оештырыла», - дип искәрттеләр Даими вәкиллектә.

Күргәзмә экспозициясен вәкиллек сайтында, шулай ук «Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары» порталында да күреп булачак.

Игорь Кравцовның Северодвинскида төзелгән «Казан» су асты көймәсенең сугышчан юлы хакында сөйләгәне бар инде. 1998 елдан корабка Татарстан башкаласы хакимияте шефлык иткән, шунлыктан аңа «Казан» дип исем биргәннәр.

Су асты көймәсе 30 елдан артык РФ Хәрби-диңгез флотында хәрби кизүдә торган. 2010 елда су асты корабы рубкасын Казанга алып кайтканнар һәм салкын сугышта катнашучыларга һәйкәл буларак Җиңү паркында урнаштырганнар. Рубканың озынлыгы – 22, биеклеге – 6, киңлеге 3,5 метр, авырлыгы 70 тонна тәшкил итә. Рубка янында Яшел Үзәндә урнашкан хәрби частьтән китерелгән торпедалар куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100