Казан студиясе Ренат Ибраһимов җырына «пластилин» клип тәкъдим итте
Казанның FILMFLY анимация студиясе аны бер ел дәвамында төшергән.
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). 20 ноябрьдә интернетта Ренат Ибраһимовның «Домой» җырына төшерелгән анимацион фильмның премьерасы булды. Кыска метражлы мультфильм дүрт минут ярым дәвам итә һәм алты меңнән артык кадрдан тора. Казанның FILMFLY анимация студиясе аны бер ел дәвамында төшергән.
Студия җитәкчесе Данил Фәйзрахманов сүзләренчә, премьераның вакыты очраклы рәвештә генә сайланмаган. 20 ноябрь – танылган җырчы Ренат Ибраһимовның туган көне, ул быел 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Клип аның заказы буенча төшерелде.
«Бу эш шундый мавыктыргыч булып чыкты ки, без бер клипта гына тукталып калмадык һәм ким дигәндә 1 сәгать 20 минут дәвам итәчәк «пластилин» мюзикл төшерергә ниятлибез», - дип искәртте Ренат Ибраһимов.