news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан студенты утның яңа чыганакларын эзләү проекты өчен 1 миллион сум алачак

Казан федераль университетының Физика институтының дүртенче курс студенты Элина Батталова утның яңа чыганакларын эзләү проектын үстерүгә 1 млн сум алачак. Студент «Университет технологик эшмәкәрләре мәйданчыгы» федераль проектының «Студентлар стартабы» конкурсында беренче урынны алды.

Элина «Разработка термоуправляемого светодиода на основе неорганических галоидных перовскитов и плазмонной метаповерхности» проектын эшли. Яңа җайланма булдыру белән ул «Квантовая фотоника и метаматериал» фәнни-тикшеренү лабораториясе коллективы белән шөгыльләнә. Бу хакта университетның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Студент кыз сүзләренчә, аның проекты яктылыкның принципиаль яңа чыганакларын булдыруга юл ача, ә тикшеренү нәтиҗәләре дисплей, мәгълүмат һәм голография кодлаштыру технологияләрен эшләгәндә кулланылачак.

«Университет технологик эшмәкәрләре мәйданчыгы» проекты «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты кысаларында эшләнде.

Искәртик, Россиядә илкүләм проектлар 2019 елдан Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100