news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан студенты Германиядә XXXII Бөтендөнья җәйге Универсиадада катнашачак

Тхэквондо буенча Россия җыелма командасының составы билгеле булды, ул Германиядә узачак XXXII Бөтендөнья җәйге Универсиадада ил исеменнән чыгыш ясаячак. Спортчылар арасында Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының 4 курс студенты Ханмагомед Рамазанов та бар. Бу хакта Татарстан спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2025 елгы җәйге Универсиада – студентлар арасында 16 июльдән 27 июльгә кадәр Германиянең Рейн-Рур төбәгендә узачак спорт ярышлары. Универсиада кысаларында барлыгы 18 спорт төре буенча ярышлар узачак.

Ярышларда 160ка якын илкүләм студентлар спорты федерациясе һәм 8,5 меңнән артык кеше катнашачак. Россиядән 48 спортчы чыгыш ясаячак.

Рамазанов башка катнашучылар белән бергә Германиягә 14 июльдә юл тотачак.

Россия җыелма командасы соңгы тапкыр 2019 елда Италиянең Неаполь шәһәрендә узган җәйге Универсиадада чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot