news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан студентлары Юныс Әхмәтҗанов рецепты буенча өчпочмак һәм кыстыбый пешерде

«Ризык тәмле пешсен өчен аңа бар җаныңны биреп эшләргә кирәк», — диде Юныс Әхмәтҗановның оныгы.

Казан студентлары Юныс Әхмәтҗанов рецепты буенча өчпочмак һәм кыстыбый пешерде
Владимир Васильев

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Виталий Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары шеф-поварлар белән берлектә татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов язып калдырган рецепт буенча өчпочмак һәм кыстыбый пешерде. Пешекчелек остаханәсе Юныс Әхмәтҗановның тууына 95 ел тулуга багышланды.

Казан инновацион университеты студентлары милли кулинария студиясендә Юныс Әхмәтҗанов рецептларына нигезләнеп, өчпочмак, тары ярмасы боткасы һәм бәрәңге пюресыннан кыстыбый пешереп күрсәтте. Шеф-поварлардан Алексей Чернов белән Рөстәм Рәхимов кыстыбыйның рецептын заманчалаштырып, аны яңача пешерде. «Кыстыбургер»ны алар пешкән ит, куркума, кыяр, пекин кәбестәсе белән ясады.

«Мин кечкенә булганда дәү әти үзе белән цехка ала иде. Кайчак кайбер хезмәттәшләренә „җансыз син“, — дип әйтә иде. Бала вакытта ул сүзне мәгънәсен аңламадым. Шушы өлкәдә үзем эшли башлагач, дәү әтиемнең әйткәннәрен искә төшердем. Чыннан да, ризык тәмле пешсен өчен аңа бар җаныңны биреп эшләргә кирәк», — диде Юныс Әхмәтҗановның оныгы Искәндәр Давыдов.

Университетның кунакчыллык һәм дизайн факультеты деканы Елена Матвеева әйтүенчә, студентлар арасында пешекчелек буенча төрле бәйгеләр 2008 елдан бирле үткәрелә. «Бәйгеләрдән тыш, остаханәләр дә үткәрәбез. Бу процесска эшкә алучылар да җәлеп ителә. Студиядә немец һәм француз фирмаларыннан кайтарылган җиһазлар куелган. Студентларыбыз биредә даими рәвештә практика үтә», — диде ул.

Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе башкарма директоры Галина Шәрәфетдинова бүгенге көндә пешекчеләргә кадрлар кытлыгы зур булуын әйтте. «Безнең шеф-поварлар эшнең рәтен белә. Аларның да остаханәдә катнашулары безнең һөнәрнең абруен күтәрергә мөмкинлек бирә. Үзебездә никадәр күбрәк ризыклар ясасак, туклану дәрәҗәсе шулкадәр күбрәк булачак», — диде ул.

«Түбәтәй» тиз туклану челтәре җитәкчесе Солтан Сафин туган ягы — Самара өлкәсе Камышлы авылында әбисенең татар халык ашларын пешергәнен искә алды. «Әбием бәлеш, пироглар пешерә иде. Аның халык ашларына мәхәббәте миңа да күчте. Һөнәрем буенча геолог булсам да, башка өлкәдә эшли башладым. Әбиләребез пешерә башлаганчы дога да укыган. Шуңа күрә дә татар халык ашлары чәчәк аткандыр», — ди ул.

Солтан Сафин хезмәткә дә яхшы мөгамәләдә булу мөһимлеген искәртте. «Юныс абый үзеннән соң да хезмәткәрләргә, кунакларга нинди мөнәсәбәт булырга тиешлеген аңлатып калдырган», — диде.

«Совет чорында телевизордан космонавт, очучылар, спортчыларның уңышларга ирешүләрен күрсәтәләр иде. Ә Юныс абый татар халык ашларын, пешекчеләрне дөньяга таныта алды. Чәкчәк, талкыш кәләвә, өчпочмак татарлар белән ассоциацияләнә. Студент булганда аның рецептлары буенча пешерелгән ризыкларны авыз итә идек», — диде «Пир фэмили» оешмасы директоры Илшат Мирзиев.

Шеф-повар Рөстәм Рәхимов татар милли ашларының классик рецептына үзгәрешләр кертеп тәҗрибә ясауга уңай каравын әйтте. «Менюның 60-70 процентын милли ашлардан төзергә тырышабыз. Элек яшелчәләрне томалап пешергән булсалар, хәзер исә яңа җиһазларда түбән температурада пешерәбез. Ул ашауга да җиңел кабул ителә», — диде ул.



Галерея: Юныс Әхмәтҗановның 95 еллыгына багышланган аш-су остаханәсеннән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100