news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан студентлары WorldSkills катнашу өчен Россия җыелма командасы составына керде

Алар Көнья Корея уку үзәгендә 2017 елгы эшче һөнәрләр буенча Дөнья чемпионатында катнашуга әзерлек узачак

  (Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы студент Рамил Гарифуллин һәм Павел Фадеев "Мобиль робототехника” буенча WorldSkills эшче һөнәрләр халыкара конкурсында катнашу өчен Россия җыелма командасы составына керде.
28 гыйнварда Россиянең ТАСС мәгълүмат агентлыгында үзара аңлашу турында меморандум (Samsung Skills һәм «Ворлдскиллс Россия» арасындагы хезмәттәшлек турында) имзалау чарасы уза.
Меморандумга нигезләнеп, Рамиль Гарифуллин һәм Павел Фадеев Көньяк Кореянең Сувон шәһәренә Samsung Skills уку үзәгенә юнәлдерелә, алар Абу-Даби шәһәрендә узачак 2017 елгы эшче һөнәрләр буенча Дөнья чемпионатында катнашуга әзерлек узачак, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot