news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан студентлары Сочида олимпиадада үз талантларын күрсәтте

Олимпиада нәтиҗәләре 2 мартта билгеле булачак.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Инженер белгечлеге буенча белем алучы Казан студентлары Урал федераль университетының кышкы мәктәбендә “Мин-профессионал” олимпиадасында катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр, дип хәбәр итә вуз матбугат хезмәте.

Өч көн дәвамында Россиянең 28 шәһәреннән перспективалы 150 бакалавр һәм магистр интерактив лекция, тренинг, семинарларда катнашты һәм илнең зур предприятие экспертлары белән танышты.

Олимпиада нәтиҗәләре 2 мартта билгеле булачак. Җиңүчеләр акчалата премия, Россия компаниясендә стажировка узу мөмкинлеге, әйдәп баручы вузларның магистратура һәм аспирантураларына кергәндә максималь балл алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot