news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан студентлары Россия конкурсында тәкъдим итәчәк программасы белән чыгыш ясый

11 майда гала-концертта Татарстан студентлар фестиваленең алдынгы коллективлары һәм аерым башкаручылар бүләкләнәчәк.

(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Иртәгә, 11 майда, КФУның “УНИКС” концерт залында “Татарстан студентлар язы-2018” гала-концерты уза. Татарстан делегациясенең “Россия студентлар язы-2018”дә Ставропольдә күрсәтәчәк программасы тамашачыларга беренче тапкыр тәкъдим ителәчәк.

Концертта Татарстан этабында иҗади бәйгедә җиңүчеләр чыгыш ясаячак. Шулай ук һәр югары уку йорты театральләштерелгән тамаша күрсәтәчәк.

11 майда хисап концертында Татарстанның студентлар фестивалендә катнашкан иң яхшы университетлары һәм институтлары, хор һәм бию студияләре һәм аерым башкаручылар бүләкләнәчәк. 

  •  “Татарстан студентлар язы-2018” фестивале сайлап алу турлары май башында узды. Анда 315 командадан 2,5 меңнән артык студент  катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100