news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан студентлары “Google” компаниясе вәкилләре белән очрашты

Казан студентлары “Google” компаниясе вәкилләре белән очрашты

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Розалия Зәйнуллина) Бүген Казан дәүләт университеты студентлары “УНИКС” мәдәният-спорт комплексында “Google” халыкара интернет технологияләре компаниясенең Россиядәге вәкиллеге белән очрашты.

“Google” корпорациясе белән, аның яңа продукцияләре белән якыннан таныштыру максатыннан мондый очрашулар күпчелек илләрдә даими рәвештә үткәрелеп килә. Быелның язында Мәскәү һәм Санкт-Петербургның техник югары уку йортларында 12 очрашу уздырылган. Көзен исә Россиянең унөч эре шәһәрләрендә 23 уку йортында студентларга лекция уку планлаштырыла. Түбән Новгород, Пермь, Волгоград шәһәрләрендә узган очрашулар студентларның компания продуктлары, планнары, техник үзенчәлекләре белән зур кызыксынуын дәлилли. Бүген “Google” компаниясе белән кызыксынган студентлар н “УНИКС”ның кече залын шыгрым тулган иде. Казаннан соң компания вәкиллеге Самара, Екатеринбург, Новосибирск, Уфа, Ростов-на-Дону, Таганрог һәм Санкт-Петербург шәһәрләренә юл тотачак.

“Google Россия” офисының маркетинг буенча директоры Константин Кузьмин әйтүенчә, актив кулланучы буларак, студентлар - компаниянең стратегик аудиториясе. Бүген компания тәкъдим иткән продуктлар уку өчен дә, карьера булдыру өчен дә файдалы. Гомумән, компания дөньякүләм мәгълүматны һәр кеше өчен үтемле һәм файдалы итү максатын күздә тотып эшли, ди Константин Кузьмин.

Маркетинг директоры сүзләренчә, компаниянең Россиядәге офисының бер үзенчәлеге бар – биредә башка илләрдә булмаган сорау-җавап сервисы эшли. Ул бер төрдәге мәгълүмат эзләүчеләрне берләштерә. Шунда ук төрле мәсьәләләр буенча экспертларның киңәшләрен белергә була.

Әйтеп үтәргә кирәк, 1998 елда Стэнфорд университетында башлангыч алган “Google” хәзерге вакытта IT базарында иң уңышлы компанияләрдән санала. Аның дөнья күләмендә йөзгә якын офисы (Россиядәге офисы Мәскәү шәһәрендә) эшли. “Google” сервисы 117 телгә тәрҗемә ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot