news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан студентлары «Экомарафон» бөтенроссия конкурсында җиңде

Татарстанлылар өчен каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру культурасын үстерүгә юнәлдерелгән акцияле проект оештырырга планлаштыралар.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). КФУ студентлары «Экомарафон» бөтенроссия конкурсында җиңде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россиядә Германия елына багышланган конкурста Казан, Пермь, Томск, Новосибирск, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта урнашкан Россиянең тугыз университетыннан 10 команда катнашты. Чара яшьләр арасында экогадәтләрне популярлаштыру өчен үткәрелде.

«Экомарафон”да катнашучылар видеоролик, эссе, фото һәм презентацияләр рәвешендә төрле биремнәрне үтәргә тиеш иде.

«Биремнәр көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүне экологик аспектлар призмасы аша күзаллауга (икенчел көнкүреш ресурсларын утильләштерүгә, продуктлар сатып алуга, гадәтләрне формалаштыруга) багышланган иде. Теге яки бу мәсьәләләрне хәл итүне трансляцияләү өчен конкурс кысаларында TikTok мәйданчыгын файдаландылар», — диде КФУ командасы капитаны, Фундаменталь медицина һәм биология институтында өченче елын укучы аспирант Ринас Хөснуллин.

Алга таба да татарстанлылар арасында мондый проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла, диделәр Казан федераль университетында. Ул каты көнкүреш калдыклары белән эш итү культурасын үстерүгә юнәлтелгән экологик-белем бирү акцияләрен үз эченә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100