Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан студентлары “Черек күл” паркында тимераякта бушлай шуа алачак
Шугалакта Студентлар көнендә бәйрәм оештырыла
(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). 25 гыйнварда, Студентлар көнендә, сәгать көндезге 12 дән 2гә кадәр Казан студентлары өчен “Черек күл” паркындагы боз шугалагында бәйрәм оештырыла. Чараны шәһәрнең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте белән берлектә уздыра.
Бәйрәм программасында – зур тизлектә тимераякта шуу, конкурслар, спорт эстафеталары, концерт. Студент билетын күрсәткән очракта тимераякны прокатка алу бушлай була. Моннан кала, барлык килгән кешеләрне дә пылау һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар, диелә мэриянең матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз