Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан студентлары өчен яңа кампус Лаеш районында төзеләчәк
Студентлар уку йортларына тимер юл транспорты белән киләчәк.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казан югары уку йортлары укучылары өчен яңа студентлар шәһәрчеге Татарстан Республикасының Лаеш районында тимер юл янында барлыкка киләчәк. Бу хакта КФУ ректоры Илшат Гафуров «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.
«Төзелеш урыны сайланган. <...> WorldSkills булган урыннан һәм тимер юлдан ерак булмас, мөгаен», - диде ул.
Тулай торакны KazanExpo Халыкара күргәзмә үзәге белән янәшә түгел, ә аэропорт һәм Казанны тоташтыручы тимер юллар янында төзергә планлаштыралар, дип ачыклык кертте югары уку йорты ректоры «Татар-информ» корреспонденты белән сөйләшкәндә.
Казан студентлары өчен яңа кампус төзеләчәге бу елның май аенда билгеле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз