news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан студентлары белән Мәскәүдән балалар онкологы очрашты
Республика клиник онкология диспансерында РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының штаттан тыш балалар онкологы Владимир Поляков булып китте
Скопировать ссылку
(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Республика клиник онкология диспансерында РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының штаттан тыш балалар онкологы Владимир Поляков булып китте.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, эшлекле визитның максаты – Казан онкология хезмәте эшчәнлеге белән танышу иде. Кунак нур диагностикасы, операция, реанимация бүлекләрен карады, цитологик, бактериологик һәм иимуногистохимик лаборатория, зарарсызландыру-стерилизация һәм башка бүлекләр эше белән танышты.
Республика клиник онкология диспансерының баш табибы профессор Рөстәм Хәсәнов Гыйльми Совет утырышы бинасында кунакны Татарстан онкология хезмәтенең уңышлары һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. Владимир Поляков Казанда мәктәп укучылары һәм студентлар белән дә очрашты. Аларга ул “Киләчәк буыннар сәламәтлеге хакына – белем бирү” проектын тәкъдир итте һәм онкологик авыруларны кисәтүдә инновацион ысуллар турында мәгълүмат бирде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot