news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан студентлары Анапага эшкә китте
29 майда тагын бер студентлар педагогик отряды Анапага юл тотачак, аның составына республиканың барлык шәһәр-районнарыннан җыелган студентлар керә
Скопировать ссылку
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Бүген Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан дәүләт финанс-икътисад институты, Икътисад, идарә итү һәм хокук институты, Казан педагогика көллияте һәм башка уку йортлары студентларыннан формалаштырылган “Импульс” студентларның җыелма педагогик отряды Анапага юл тотты.
Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Ринат Садыйков хәбәр иткәнчә, отряд конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча формалаштырылган. “Импульс” отряды составына кергән 115 студент башлангыч әзерлек узды инде һәм якындагы ай ярым дәвамында алар “Энергетик” балалар сәламәтләндерү лагеренда эшләячәк, - дип ассызыклады ул. – Алар бушлай тукланачак һәм яшәячәк. Студентлар отряды әгъзалары педагог-вожатый, инструктор, коткаручы, кухня хезмәткәре булып эшләячәк”.
Өч атна дәвам итәчәк сменада уртача хезмәт хакы 3 мең сум тәшкил итә. Әмма студентларның хезмәт хакы бу суммадан шактый артып китә, чөнки иң яхшы хезмәткәрләрне кызыксындыру премияләре дә көтә.
Һәр студент белән хезмәт килешүе төзеләчәк.
29 майда тагын бер студентлар педагогик отряды Анапага юл тотачак, аның составына республиканың барлык шәһәр-районнарыннан җыелган студентлар керә. Алар “Жемчужина Россия” балалар сәламәтләндерү комплексында эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot