Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан стоматологлары һөнәре буенча иң яхшы исеме өчен "көрәшә"
Казан стоматологлары һөнәре буенча иң яхшы исеме өчен "көрәшә"
(Казан, 1 июль, "Татар-информ", Ирина Ксенофонтова). Бу көннәрдә Казанның 33 теш табибы Профессиональ стоматология үзәгендә "Стоматология белгечлеге буенча иң яхшы табиб" конкурсының йомгаклау турында пациентларга сәламәтлек һәм шатлыклы елмаю бүләк итү осталыгын күрсәтә.
Беренче мондый конкурс Казанда 2003 елның декабрендә үткәрелгән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан Казанда оештырылган һөнәри ярышта шәһәрнең дәүләт стоматология учреждениеләре белгечләре белән бергә шәхси теш табиблары (алар Казанда 43) да катнаша. Соңгы елларда Казанда шәхси стоматология учреждениеләре киң үсеш алуын билгеләп үтик. Хәзерге вакытта шәһәрдә 100 шәхси стоматология кабинетлары һәм клиникалары эшли.
Быел табиблар шәһәрнең 1000 еллыгына багышлаган конкурсның максаты - теш табибларының һөнәри осталыгы үсешенә, эстетик һәм яңа технологияләрне таратуда ярдәм итү. Шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Васил Зыятдинов "конкурсның бурычы иң яхшы табибны гына ачыклау түгел, ә республиканың башкаласы халкына заманча стоматология ярдәме күрсәтүнең дәрәҗәсен бәяләү", дип ассызыклады.
Бүген юбилей конкурсының җиңүчеләре "Иң яхшы стоматолог-терапевт", "Иң яхшы балалар стоматологы" һәм "Иң яхшы стоматолог-ортопед" номинацияләре буенча билгеле булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз