news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан стендка ату буенча Ауропа чемпионатын кабул итәргә әзерләнә

Чемпионатның инде логотибы расланган

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). Киләсе елда Татарстан башкаласы стендка ату буенча Ауропа чемпионатын кабул итәргә җыена. Ярышлар стендка ату буенча яңа комплекс мәйданында 25 июньнән 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Казанда узачак чемпионатның логотибы расланды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.

Татарстан җыелма командасының өлкән тренеры Сергей Демин сүзләренә караганда, Ауропа чемпионаты спортның олимпия төрләре буенча узучы халыкара топ-турнирлар исемлегенә керә. Стендка ату буенча Ауропа чемпионатын Россия соңгы тапкыр 1991 елда Мәскәүдә кабул иткән булган. Татарстан башкаласында мөһим турнирны уздыруга әзерлек тулы көченә бара.
Бүгенге көндә стендка ату комплексының спорт өлеше инде әзер һәм сынап каралган. 20 декабрьдә әлеге административ бинаны беренче кабул итү булачак. Комплекс составына шулай ук балалар-үсмерләр спорт мәктәбе дә керә. Аның ачылышын спортчылар инде күптән көтә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100