news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан стендап-комиклары Урицкий исемендәге паркта бушлай концерт белән чыгыш ясаячак

25 июньдә Урицкий исемендәге Казан паркында стендап-концерт узачак. Сәхнәгә яшь һәм тәҗрибәле юмористлар чыгачак.

Казанлылар алдында «Паркларда Stand Up» проектында катнашучылар чыгыш ясаячак – катнашу өчен 50 дән артык кеше гариза биргән. Беренче турга 21 юморист килә. Бер ай дәвамында яңа башлап килүче яшь комиклар сәхнәдә чыгыш ясарга әзерләнәләр: текстлар әзерлиләр, аларны редакциялиләр һәм Stand Up Club Kazan остазлары җитәкчелегендә ачык шәһәр мәйданчыкларында чыгыш ясыйлар. Тыңлаучылар проектның киләсе этабына үтәчәк иң яхшы 12 комикны сайлый алачак.

Шулай ук бу көнне сәхнәгә Казан стендап-клубы резидентлары Илнур Әсхәдуллин, Никита Никитин һәм Матвей Ромашкин чыгачак.

Юмористик кичә 19:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot