news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан спортчысы Зилә Гәрәева бокс буенча Россия беренчелегендә бронза медаль яулады

Казан спортчысы Зилә Гәрәева бокс буенча Россия беренчелегендә бронза медаль яулады
ТР Спорт министрлыгы

Казан спортчысы Зилә Гәрәева 17-18 яшьлек яшүсмер кызлар арасында бокс буенча Россия беренчелеге призерлары арасына керде. Ул 52 килограммга кадәр авырлык категориясендә бронза медаль яулады.

Әлеге авырлык категориясендә Зилә Гәрәева Чиләбе өлкәсеннән Полина Котегова белән өченче урынны бүлеште. Икенче урын иясе Мәскәүдән Елизавета Ермолаева булды. Анападан Анастасия Кооль җиңү яулады.

Ярышлар Иркутскида 9 майдан 14 майга кадәр узды. Анда илнең 40 тан артык төбәгеннән спортчылар катнашты, дип хәбәр ителә Россия Бокс федерациясе сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100