Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан спортчысы Ренас Зәйнетдинов сугышчан самбо буенча халыкара турнирда җиңү яулады
Казан спортчысы Ренас Зәйнетдинов сугышчан самбо буенча 71 килограммга кадәрге авырлык категориясендә «Сугышчан самбо лигасы» халыкара Гран-при турниры җиңүчесе булган. Ярышлар 11–13 сентябрь көннәрендә Улан-Удэ шәһәрендә узган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Физик тәрбия һәм спорт комитеты хәбәр иткәнчә, Ренас Зәйнетдинов «Ак Барс» көрәш төрләре олимпия резервы спорт мәктәбенең «Ракета» физик тәрбия һәм спорт берләшмәсе исеменнән чыгыш ясый. Спортчыны остазы – Василий Иванов.
Халыкара турнир берничә авырлык категориясендәге спортчыларны бергә җыйган: ярыш программасында 58 килограммнан башлап 88 килограммга кадәрге авырлык үлчәмнәрендә биш титуллы көрәш узган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз