Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан спортчысы Минскида ирекле көрәш буенча халыкара ярышта алтын медаль яулады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казан спортчысы Светлана Липатова ирекле көрәш буенча 52 нче халыкара Гран-при турнирында өч тапкыр Олимпия чемпионы булган Александр Медведь призына турнирда җиңү яулады. Ярышлар Минскида 26-27 ноябрьдә узды.
ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Ак Барс» спорт мәктәбе вәкиле 59 килограммга кадәрге авырлык категориясендә иң яхшысы булган.
Җиңү өчен Россия, Белоруссия, Әрмәнстан, Бахрейн, Казахстан, Төньяк Македония, Үзбәкстан һ.б. илләрдән 200 дән артык спортчы көрәшкән. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 20 комплект медаль уйнатылган.
Август аенда Светлана Липатова Румыниядә спорт көрәше буенча халыкара турнирда җиңү яулады. Ул Россия җыелма командасы составында 59 кг авырлыкта беренче урынны алды. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз