news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан спортчысы Кытайда яшьләр җәйге уеннарында алтын медаль алды

IX Россия-Кытай яшьләр җәйге уеннары ярышларының өченче көнендә РФ җыелма командасы 26 медальгә ия булды. Казан спортчысы алтын медаль яулады. Бу турыда Федераль спорт резервы әзерләү үзәгенә сылтама белән Казан мэриясе хәбәр итте.

Софья Дьякова ирекле стиль белән 400 метр дистанциядә йөзүдә иң яхшысы булды. Ул финишны 4.12,88 нәтиҗәсе белән тәмамлый алды.

Катнаш 4х100 м эстафетасында Россия җыелма командасы алтын медаль яулады. Мирон Лифинцев, Павел Курганский һәм Казан йөзүчеләре Ралина Гыйләҗева, Анастасия Колпакова дистанцияне 3.52,44 сәгатьтә үтте.

Исегезгә төшерәбез, Россия-Кытай яшьләр җәйге уеннары Чунцин шәһәрендә 22-27 майда уза. РФ җыелма командасы составына 158 спортчы, шулай ук 50 тренер һәм белгеч кергән. Ярышларда сигез спорт төрендә медальләр уйнатыла: бадминтон, баскетбол, волейбол, гандбол, спорт көрәше, йөзү, футбол һәм нәфис гимнастика.

Моңа кадәр Казан спортчысы кергән Россия командасы нәфис гимнастика буенча төркем күнегүләрендә алтын медаль яулаган иде. Шулай ук Софья Дьякова ярышларда көмеш һәм бронза медальләр алды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100