Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан спортчылары йөзү буенча Россия кубогы ярышларында беренче урын алды
21-26 ноябрьдә Санкт-Петербургта «Невская волна» су спорт төрләре үзәгендә йөзү буенча Россия чемпионаты булды. Анда Россиянең 70 тән артык төбәгеннән 900 гә якын спортчы катнашты. Казан спортчылары җиңү яулады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.
Казан спортчылары Софья Дьякова һәм Амалия Гыйззәтуллина кыска суда (25 м) йөзү буенча Россия чемпионатында беренче урынны алды.
Россиянең су спорт төрләре федерациясе мәгълүматлары буенча, ирекле стильдә 4×200 эстафетасында «Дельта» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче кызлар Татарстан җыелма командасы составында дистанцияне 7:49:58 дә үттеләр. Софья Дьякова шулай ук ирекле стильдә 800 м дистанциядә көмеш медаль алды.
Спортчыларыбызның тренеры-Светлана Юрьевна Чепик, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз