news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан спортчылары Җиңел атлетика буенча алтын һәм бронза медальләр алды

Казан спортчылары РСФСРның атказанган тренеры Виктор Орешкин истәлегенә Җиңел атлетика буенча бөтенроссия ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Турнир 11-12 нче ноябрьдә Ульяновск шәһәрендә узды, дип хәбәр иттеләр ТР Спорт министрлыгында.

Казанның «Авиатор» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре ярышларда Татарстанны лаеклы тәкъдим итте: Богдан Пырочкин «ядрәне этеп җибәрү» дисциплинасында алтын медаль яулады, Эвелина Мөхәммәтшина өчле сикерү нәтиҗәләре буенча өченче булды.

Барлыгы медальләр өчен Саратов, Самара, Рязань, Пенза һәм Киров өлкәләреннән, шулай ук Башкортстан, Мордовия һәм башка төбәкләрдән 350 дән артык спортчы көрәште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100