news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан спортчысы пауэрлифтинг буенча дөнья чемпионатында җиңү яулаган

Казанның ТЭЦ-2 турбина цехында өлкән машинист булып эшләгән Олег Пивоваров штанганы яткан килеш күтәрүдә беренче булган.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Американың Луизиана штатында үткән профессионаллар арасында пауэрлифтинг буенча дөнья чемпионатында Казаннан Олег Пивоваров җиңү яулаган, дип хәбәр итә “Генерирующая компания“ матбугат хезмәте.

Олег Пивоваров ир-атлар һәм ветераннар арасында 100 килограммга кадәр үлчәм категориясендә штанганы яткан килеш күтәрүдә беренче булган. Пивоваров гомумзачетта ветераннар арасында – дүртенче, ә ир-атлар арасында – икенче.

Сүз уңаеннан: Олег Пивоваров – “Генерирующая компания” ачык акционерлык җәмгыяте филиалының Казандагы ТЭЦ-2 турбина цехында өлкән машинист булып эшли.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100