news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан спортчысы Нияз Нәбиев Ванкуверда ике төр спортчылар ярышында беренче булып старт ала

Татарстан вәкиле трамплинда – беренче, Уфа спортчысы Сергей Масленников тугызынчы булып старт алачак

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Казан спортчысы Нияз Нәбиевка Ванкуверда узучы 2010 елгы Уеннарында ике төр спортчылар ярышында беренче старт номеры бирелде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Ванкувердан спортчы үзе хәбәр итте.
Ярышлар бүген Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатьтә трамплиннан сикерү белән башланып китә. 10 чакрым дистанциядәге чаңгы ярышларына 26 февральдә 0.00 сәгатьтә старт биреләчәк.
Искәртеп узабыз, канында гемоглобин дәрәҗәсе югары булу аркасында 2007 елгы Кышкы универсиадада җиңү яулаган Казан спортчысы Нияз Нәбиев ярышларның программасындагы бер төрдә катнаша алмады. Хәзер исә аңа үзен зур трамплинда (К-125) күрсәтү бурычы тора. Белгечләр фикеренчә, мондый трамплинда Ниязның мөмкинлекләре зуррак.
Нияз Нәбиевнең сүзләренә караганда, быелгы турнирда дөньяның 14 иленнән барлыгы 45 спортчы катнаша. Татарстан вәкиле трамплинда – беренче, Уфа спортчысы Сергей Масленников тугызынчы булып старт алачак.




news_right_1
news_right_2
news_bot