news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан спорт яратучан Россиянең визит карточкасына әйләнде - Виталий Мутко

РФ спорт министры белән Татарстан Президенты Казанда яңа “Олимпиец” бассейнын ачты

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Ермакова). Казан спорт яратучан Россиянең визит карточкасна әйләнде, дип игълан итте бүген РФ спорт министры Виталий Мутко Казанда яңа “Олимпиец” бассейнын ачу тантанасында. Казан Олимпия резервы училищесы бассейны ачылуда шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Тантанада катнашучыларны һәм шәһәр халкын яңа бассейн ачылу белән котлап, Виталий Мутко республика һәм аның башкаласы җитәкчелегенә спорт һәм физик культураны үстерүгә керткән зур өлешләре, актив ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте. “Россиядә спортны үстерүдә соңгы елларда Казан бик әйбәт темплар күрсәтә. Моның кебек шәп бассейннар илдә 11 генә. Республика территориясендә без 30га кадәр зур спорт чарасы уздырабыз. Казан спорт яратучан Россиянең визит карточкасына әйләнде. Россиядә ярышлар уздыруга теләсә кайсы заявка бирелә торган халыкара оешмалар бик зур канәгатьлек белән Казанга йөз тота, чөнки ул халыкара һәм Россия спортының ышанычлы партнеры, - дип канәгатьлек белән әйтте Россиянең спорт министры. - Бүген Казан спортның җәйге һәм кышкы төрләренең барысы буенча да Россия җыелмасында вәкиллек буенча бишенче урынга чыкты. Күптән түгел булган Олимпиадада Татарстаннан 13 кеше катнашты. Бу темпларның сакланышы, матди-техник базаның артуы бик күңелле, биредә без дөнья югарылыгындагы йөзүчеләр, суга сикерүчеләр һәм, әлбәттә, синхрон йөзүчеләр үстерербез дип өметләнәм. Биредә моның өчен бөтен шартлар да бар. Ә Россия Хөкүмәте сезгә бу эштә ярдәм итәчәк”, - дип белдерде Виталий Мутко.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Соңгы елларда Казанда күзәтелгән вакыйгалар шәһәрдә җитди эз калдыра: инфраструктур, менталь. Һәм бу объект - йөзү буенча Дөнья чемпионатыннан бездә калган истәлекләрнең берсе, - дип искәртте. - Чемпионат үткәннән соң безнең мондый сайлап алу мөмкинлегебез булды: арендага алынган бассейннарны кире бирергәме яки үзебездә калдырыргамы. Без аларны үзебездә калдырырга карар иттек һәм шундый шәп объектлар 3 урында – Әлкидә, Яр Чаллыда һәм менә биредә Казанда урнаштырылды. Риодан соң мин Володяны (ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Леоновны. – “Т-и” искәрмәсе”), Федераль Хөкүмәт, Россия Федерациясе Спорт министрлыгы һәм безнең тарафтан сарыф ителгән акча һәм көчне, Татарстанда эшләнгән эшләрне исәпкә алып, сез югарырак нәтиҗә бирергә тиеш идегез, дип тәнкыйтьләгән идем. Ил җыелмасына без җитдирәк нәтиҗә бирергә тиеш. Бу шулай булыр дип ышанам мин. Виталий Леонтьевичка акча, кадрлар, чаралар мәсьәләләрендә безнең республикага һәрчак ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәм, алга таба да спортка бәйле бөтен юнәлешләрдә дә булышуын телим”, - дип чыгышын тәмамлады. Аннары Президент “Олимпиец” йөзү бассейны дирекциясенә спорт инвентаре сатып алуга сертификат тапшырды.

“Олимпиец” – күнегүләр өчен бик шәп база, биредә чынлыкта Олимпия резервын әзерләп була. Бассейн олимпия резервы училищесында урнашканлыктан, монда яхшы белем алып була, ә дәресләр тәртибе балалар спорт белән ныклап торып әзерләнә алырлык итеп төзелгән. Хәзер инде, чыннан да, Виталий Мутко бүген әйткәнне эшләп була: дөнья дәрәҗәсендәге йөзүчеләрне, синхрончыларны, суга сикерүчеләрне әзерли алабыз”, - дип башкаланың яңа спорт объектын профессиональ күзлектән бәяләде Казанның “Синтез-Академия” командасы баш тренеры, атказанган спорт остасы, Олимпия уеннарында ике тапкыр призер булган Ирек Зиннуров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100