Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк
Чемпионат 2018 елның 16 апреленнән 22 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ"). 2018 елда спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионаты Казанда уздырылачак.
Россия чемпионаты 2018 елның 16 апреленнән 22 апрельгә кадәр Казанда узачак, ул шәхси-команда ярышы булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия җыелмасының өлкән тренеры Валентина Родионенко хәбәр иткән.
Ул спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатының традицион рәвештә февраль ахыры – март башында узуын, ярышлар нәтиҗәсендә Европа язгы чемпионатына ил җыелмасы составы формалашуын, ә аның гадәттә апрельнең икенче уртасында – май башында узуын аңлаткан. Шулай да киләсе елда Европа беренчелеге август башында Британиянең Глазго шәһәрендә узачагын, шунлыктан аңа сайлап алу Чиләбедә җәен ил кубогы ярышларында булачагын җиткергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз