news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан спорт форумына килүчеләрне һәм АКШ кунакларын каршы алырга әзер булырга тиеш

Мэр Илсур Метшин шәһәр җитәкчелеге алдына шул хакта кисәтеп куйды

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре хакимияте аппаратының «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин шәһәрдәге җәмәгать туклану предприятиеләрендә һәм җәмәгать транспортында хезмәт күрсәтүчеләрнең эш урыннарында тәмәке тартып, әйләнә-тирәдәге тартмаучыларны агулауларына каршы игълан ителгән көрәшнең акция рәвешен алуына юл куймаска, ә даими рәвештә һәр көнне күз уңындагы һәм аерым контрольдагы тема булып калуына игътибар юнәлтергә кирәклеген басым ясап әйтте.

 Киләсе атнада Казанга «Россия – спорт державасы» форумына зур кунаклар көтелүен, бу атнада исә АКШтан кунаклар килеп төшәчәген искәртеп, мэр җитәкчелеккә шуларга әзерлек мәсьәләсенә аеруча нәтиҗәлелек күрсәтергә кирәклеген кисәтеп куйды. Чөнки форум барышында Универсиада объектларының берничәсен ачу, аларны кунакларга тәкъдим итү күздә тотыла, ә инде АКШның дәүләт секретаре Хиллари Клинтонны Казанның толерантлык һәм конфессияара аралашу өлкәләрендәге тәҗрибәсе кызыксындыра.

 «Дүшәмбе киңәшмәсе»ндә бүген Вахитов районның үсеш перспективалары темасына район хакимияте башлыгы Руслан Шакиров һәм шәһәр Башкарма комитеты подразделениеләре структурасы эшчәнлеген оптимальләштерү нәтиҗәләре буенча кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Гөлнара Мусина доклад белән чыктылар.  


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100