news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан спорт эшчәнлеге буенча иң яхшы шәһәр дип табылган

“Ел спортчысы” премиясен Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры кулыннан Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов алды.

Казан спорт эшчәнлеге буенча иң яхшы шәһәр дип табылган
Ильнар Тухбатов

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Казан 2017 ел йомгаклары буенча Татарстанда 2017 елда спорт эшчәнлеге буенча “Ел спортчысы” премиясенә лаек булды. “Ел спортчысы” премиясен Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры кулыннан Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов алды.

“Татарстан муниципаль берләшмәләрендә массачыл физкультура һәм спорт” номинациясендә барлыгы биш җиңүче билгеләнде. Казаннан тыш әлеге бүләккә Әлмәт, Алексеевск районы, Саба районы, шулай ук Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты лаек булды.
“Ел спортчысы” еллык премиясен тапшыру тантанасы хәзерге минутларда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академииясендә бара. Бүләкләр алты блокта тапшырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100