news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан спектакле “Алтын битлек” премиясенә дәгъва итә

Туфан Имаметдиновның Ван Гогның хатлары һәм картиналарына нигезләнеп иҗат ителгән спектакле Россиянең милли театр премиясенә тәкъдим ителгән.

(Казан, 29 сентябрь, Рузилә Мөхәммәтова). Казан дәүләт яшь тамашачы театрының “Из глубины...” (Художник Винсент Ван Гог) (“Тирәннән...” (рәссам Винсент Ван Гог)) спектакле “Алтын битлек” милли театр премиясенә дәгъва итә. Бу хакта театр директоры Айгөл Горнышева хәбәр итте.

"Спектакль театр белгечләре арасында зур кызыксыну уятты. Яңа гына Уфа гастрольләрендә булып кайтттык. Тамашачы спектакльне кызыксынып кабул итте”, - диде ул.

Спектакльнең режиссеры - Туфан Имаметдинов. Проект Михаил Прохоров фондының “Яңа театр” хәйрия конкурсы гранты хисабына тормышка ашырылган. Бу пластик спектакль - үткән сезон премьерасы. Быел 1 октябрьдә театр бу әсәр белән яңа юбилей алды сезонын ача.

Әлеге халыкара спектакль-проект рәссам Винсент Ван Гогның туган көненә багышлана. Аның сюжеты Ван Гогның хатлары һәм картиналарына нигезләнеп иҗат ителгән. Спектакльнең идеясе – рәссамның картиналарын һәм хатларын Буто биюе (Япония) аша пластика телендә сурәтләп бирү.

Казан дәүләт яшь тамашачы театры – беренчеләрдән булып “Алтын битлек” алган Россия театрларының берсе. Быел Казан ТЮЗының Борис Цейтлинның “Буря” спектакле (Шекспир пьесасы) буенча “Елның иң яхшы спектакле” номинациясендә “Алтын битлек” алуына 20 ел тула.

“30 сентябрьдә театр “Алтын битлек”нең 20 еллыгы хөрмәтенә махсус акция үткәрә, - дип сөйли театр директоры Айгөл Горнышева. – Казан театр училищесы студентлары белән бергә театраль перфоманс үткәрәбез. Ул көнне тарихи “Алтын битлегебезне” күрергә, спектакльнең фрагментларын тамаша кылырга мөмкин булачак. Кичке сәгать җидедә әлеге легендар спектакльдә катнашкан артистлар белән иҗади очрашу була”.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100