news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан “Спартак” фабрикасы милеген миллиард ярым сумга бәяләгәннәр

"Спартак" аяк киеме фабрикасы” ААҖ кредиторлары таләбе өч миллиард сумнан артып китә.

(Казан, 19 август, “Татар-информ”).Ижевскидан “Бәйсез экспертиза” җәмгыяте банкрот дип табылган Казан “Спартак” фабрикасы милеген 1,5 млрд сум чамасы дип бәяләгән. Бу хакта компаниянең бәйге идарәчесе Бердәм банкротлык реестрында хәбәр итә.

Сүз “Спартак”ка караган Буа, Йошкар-Ола һәм Казандагы биналар турында бара.

Татарстан башкаласында биналар Декабристлар урамы 113; Фрунзе, урамы 9 һәм Спартак урамы 2нче йортларда урнашкан.

  • Быел апрель аенда, Кертемнәрне иминиятләштерәү агентлыгы "Спартак" аяк киеме фабрикасы” ААҖны банкрот итеп танытуга иреште. Кредиторларларның гомуми таләбе өч миллиард сумнан артып китә.

news_right_1
news_right_2
news_bot