news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан социаль көнкүреш музее Антальядагы Сабантуйда күргәзмә тәкъдим итә

23 июнь көнне Антальяда Мәскәү халыкара мәктәбе стадионында милли татар бәйрәме Сабантуй уза.

Казан социаль көнкүреш музее Антальядагы Сабантуйда күргәзмә тәкъдим итә
tatar-congress.org

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Бүген Антальяда Мәскәү халыкара мәктәбе стадионында милли татар бәйрәме Сабантуй узачак. Бәйрәмдә Казанның социаль көнкүреш музее ТАССРга багышланган күргәзмә тәкъдим итәчәк. Кунаклар 200 экспонатны күрә алачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сабантуйда Казан, Мәскәү, Истанбул артистлары чыгыш ясаячак, ә Татарстаннан иң яхшы пешекчеләр традицион татар ризыкларын пешерәчәк.

Бәйрәмгә шулай ук Мәскәүдән спортчылар — легендар «Самбо -70» мәктәбен тәмамлаучылар да килә. Алар кунакларны көрәш белән таныштырачаклар.

Сабантуй 14.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Социаль көнкүреш музее. 

news_right_1
news_right_2
news_bot