Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан складларындагы зур янгын электр кабеленең төзек булмавы сәбәпле чыккан дип фаразлана
Эшче әйтүенчә, электр кабеленнән чыккан очкыннар цех идәнендә яткан агач аскуймаларга төшкән.
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Казан складларындагы зур янгын электр кабеленең төзек булмавы сәбәпле чыккан дип фаразлана. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Бер эшче төнге унберләр тирәсендә кран-балкада электр кабеленнән очкын чыгуына игътибар иткән. Бу вакытта цехта унга якын кеше булган», - дип белдерделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Эшче әйтүенчә, электр кабеленнән чыккан очкыннар цех идәнендә яткан агач аскуймаларга төшкән. Аларга ут капкач, эшчеләр янгынны үз көчләре белән сүндерергә тырышкан. Берникадәр вакыттан соң цехта ут сүнгән һәм алар бинадан чыгып киткән.

Янгын электр җиһазын файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз