news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан скейтбордчылары үз бәйрәмнәрен яңа ипподромда билгеләп үтәчәк

Казан скейтбордчылары үз бәйрәмнәрен яңа ипподромда билгеләп үтәчәк

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ», Михаил Миронов). 21 июньдә Казанда скейтбординг көне уңаеннан ярышлар узачак.

Скейтбординг компанияләренең халыкара ассоциациясе өч ел элек 21 июньне Скейтбординг көне (Go Skateboarding Day) дип игълан итте. Бу көнне бөтен дөньяда скейтерлар урамга бәйрәм итәргә чыга.

Быел 20 миллионнан артык скейтер бөтен дөньяда үткәрелә торган чараларда катнашачак. Россиядә Skater.ru проекты һәм «FreeStyle Dist.» компаниясе шәһәрләрдә киң күләмле “Россиядә Go Skateboarding Day!” дип аталган акция үткәрә. 14 шәһәр скейтерлары (Мәскәү, Санкт-Петербург, Балаково, Архангельск, Киров, Краснодар, Новороссийски, Новосибирски, Омски, Пермь, Самара, Сыктывкар, Чабаксар) бергәләп спорт ярышларында катнашачак. Бәйрәмдә казанлылар да чыгыш ясарга ниятли.

Казанда “Россиядә Go Skateboarding Day!” акциясен заман һәм экстремаль спорт төрләрен яратучылар клубы «eXtreme factor» хуплады. 21 июньдә яңа ипподром янындагы мәйданда клуб скейтбординг буенча ярышлар оештырачак. Мәйданга трюклар өчен picnic-table, manual-box фигуралары, трамплин, рейллар куелачак. Skater.ru проекты һәм «FreeStyle Dist.» компаниясе ярышта катнашучылар өчен бүләкләр әзерләгән.

«eXtreme factor» клубы өстәмә приз фонды билгеләгән: 1 урын – 1500 сум, 2 урын – 1000 сум, 3 урын - 500 сум.

Шул ук вакытта Казанда даими скейтборд-парк юк. «eXtreme factor» клубы фигураларны ял көне генә куярга мәҗбүр. Клуб вәкилләре сүзләренчә, ипподромда Сабантуй үткәргәч, клуб ипподром территориясендә даими тора торган зур фигуралар куярга әзер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100