news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан "Синтез"ы су тубы буенча Россия чемпионатының 5нче турында Әстерхан "Динамо"сын җиңде

Нәтиҗә: Казан ватерполчылары файдасына 8:6

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның "Синтез" командасы су тубы буенча Россия чемпионатының 5нче турында чыгышын уңыштан башлады. Узган шимбәдә Әстерханда узган матчта безнекеләр Әстерхан "Динамо"сын җиңде, дип хәбәр итте "Синтез"ның пресс-атташесы Ольга Камардина.

23 ноябрьдә безнең команда Әстерханда Россия чемпионатының икенче уенын үткәрәчәк. "Синтез"ның көндәше Санкт-Петербургның Яшьләр җыелмасы булачак. 

Су тубы буенча  России чемпионаты. 5 тур. Әстерахан

«Динамо» (Әстерхан) – «Синтез» (Казан) 6:8 (1:1, 2:3, 1:2, 2:2)

«Синтез» өчен тупларны кертүчеләр: Одинцов (3), Шепелев (2), Рыжов-Аленичев (1), Марелья (1), Латыйпов (1).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100